Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Актүбәдә әфганчыларны исә алдылар

​​​​​​​Әфганистаннан совет гаскәрләрен чыгаруга 30 ел тулу уңаеннан локаль сугышларда катнашучылар Татарстан нефтенең 70 еллыгы исемендәге паркка митингка җыелдылар. Чечен Республикасында һәлак булган Батырлык Ордены Кавалеры Айгиз Зәйнетдинов һәйкәленә чәчәкләр салдылар.

Аннан “Барс” спорт мәктәбендә герой якташыбыз истәлегенә баскетбол турниры узды. Ул инде 19 нчы елын үткәрелә. Анда 7 команда катнашты.

Чара кафеда бәйрәм табыны артында дәвам итте. Район башлыгы урынбасары Наҗәт Нәгыймов, бистә башлыгы Роза Галиева, район хәрби комиссары Рәдиф Камалеев истәлекле көн белән тәбрикләп, Төньяк Кавказада хезмәте өчен Арслан Галәүовка медаль, Владимир Баландин, Хамзә Рахманов, Миннияр Богдановка район башлыгының Рәхмәт хатларын тапшырдылар..

Актүбәләрне тәрбикләргә муниципаль район башлыгы Марсель Шәйдуллин да килде. Ул локаль сугыш ветераннарына, аларның әниләренә, һәлак булганнарның хатыннарына рәхмәтен җиткерде.

Кичәне Ю.Гагарин исемендәге мәдәният йорты артистлары һәм “Сударушка” халык вокаль ансамбле җырлары белән бизәделәр.

ФОТОРЕПОРТАЖ>>>

Нина Хвалеева

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев