Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Актүбәдә экологик тәрбия балалар бакчасыннан башланачак

Актүбә бистәсендә “Татнефть” җәмгыятенең «Яшел калкан» экологик программасы тормышка ашырылачак.

Аның бер проекты – балаларда экологик культура тәрбияләү.

Актүбә 2 нче урта мәктәбендә компания вәкилләре һәм мәгариф учреждениеләре җитәкчеләре катнашында әлеге проектка багышланган фокус-группа, ягъни әңгәмә узды.

– Экологиянең торышы бүген ил күләмендәге көнүзәк мәсьәлә. Каты көнкүреш калдыкларын аерым җыеп һәм эшкәртеп, аларны икенче тапкыр кулланышка кертеп, чүплекләрне һәм табигатьнең пычрануын киметергә мөмкин. Без бу юнәлештә тәрбияне кече яшьтән башлап, аны балалар аша әти-әниләргә дә җиткерергә исәплибез, – ди проект җитәкчесе, Татнефть» җәмгыятенең Азнакай районы буенча социаль программаларны алып бару үзәге җитәкчесе урынбасары Наил Вәлиев.

Чыгыш ясаучылар проектны тормышка ашыру алымнарын яктырттылар, фокус-группа модераторлары педагогларның фикерләрен тыңладылар.

– Проект бистәбездә экологияне яхшыртуга юнәлдерелгән. Аны балалардан башлау отышлы. Алар үскәч үз балаларына бу белемнәрне тапшырачак, шулай итеп, буыннан-буынга дәвам итәчәк һәм халыкта экологик культура тәрбияләнәчәк, – ди Актүбә 3 нче урта мәктәбе директоры Әдилә Галеева.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев