Актүбәдә десантчыларга стела куелды
ҖӘМГЫЯТЬ

Актүбәдә десантчыларга стела куелды

Һава-десант гаскәрләре быел үзенең 90 еллыгын билгеләп үтә. Шул уңайдан районда бик зур чаралар үтте.

Актүбә бистәсендә сугышчы-интернационалистларга багышланган истәлекләр янәшәсендә бу көннәрдә тагын берсе – десантчылар хөрмәтенә стела калыкты. Аны ачып, район башлыгы урынбасары Нәҗәт Нәгыймов, бистә башлыгы Роза Галеева эчтәлекле чыгыш ясадылар, егетләребезнең батырлыгына мәдхия белдерделәр.

Патриотик җырлар белән үрелеп барган тантананың кадерле кунаклары – районыбызның десантчы ир-егетләре иде.


Нет комментариев