Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Актүбәдә актив халык яши

Бу көннәрдә барлык оешмаларда, учреждениеләрдә хисап җыелышлары бара. Актүбә бистәсе җитәкчелегенең дә ярты еллык эшчәнлегенә йомгак ясалды. Актүбәдә аны яратучы, үсеше өчен җан атучы актив халык яши. Бу җирле властька халыкның мөрәҗәгатьләреннән дә күренә. Мәсәлән, агымдагы елның алты аенда гына да бистә башлыгына 53 - телдән, 71 язма мөрәҗәгать кергән....

Бу көннәрдә барлык оешмаларда, учреждениеләрдә хисап җыелышлары бара. Актүбә бистәсе җитәкчелегенең дә ярты еллык эшчәнлегенә йомгак ясалды.

Актүбәдә аны яратучы, үсеше өчен җан атучы актив халык яши. Бу җирле властька халыкның мөрәҗәгатьләреннән дә күренә. Мәсәлән, агымдагы елның алты аенда гына да бистә башлыгына 53 - телдән, 71 язма мөрәҗәгать кергән. Кешеләрне күпчелек ишек алларын төзекләндерү, йортларны һәм ишек алды юлларын ремонтлау, бакчачылык ширкәтләре мәсьәләләре борчый. Уртак проблемалар шулай ук Урам бәйрәмнәрендә, халык җыеннарында да күтәрелә. Хисап җыелышы алдыннан Мәдәният йорты фойесында социаль, торак-коммуналь һәм башка хезмәтләр җитәкчеләре дә халыкны кабул итеп, борчыган сорауларына җавап бирде.

Актүбәдә авария хәлендәге 24 торак йорт бар. Аварияле йортлардан халыкны күчерү буенча адреслы төбәк программасы нигезендә бистәдә бүгенге көндә 24 фатирлы өч катлы йорт төзелеп килә. Тагын өч торак йорт төзү планлаштырылган.

Бистә елдан-ел үсә, матурлана. Узган ел ул төзеклеге буенча ил күләмендә җиңү яулаган иде. Биредә Татарстан нефтенең 70 еллыгы паркы, спорт мәйданчыклары ачылды. Август ахырында тагын бер куанычлы вакыйга көтә - Парклар һәм скверлар елы уңаеннан төзелгән яңа сквер актүбәлеләр карамагына тапшырылачак.

Җыелышта катнашкан район җитәкчеләре Актүбә халкына алга таба да шулай бердәм, актив булып яшәүләрен һәм эшләүләрен теләде.

Резеда ШӘРИПОВА

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Актүбәдә актив халык яши