Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Актүбә үзешчәннәре игелек юлында

Үзешчәннәр коллективы хәйрия концертлары белән башка төбәкләрдә дә чыгышлар ясый.

Актүбә инвалидлар җәмгыятенең Ләйлә Кәрамова җитәкчелегендәге үзешчәннәр коллективы хәйрия концертлары белән үзебезнең җирлектә дә, башка төбәкләрдә дә еш чыгышлар ясый.

Күптән түгел генә алар Чаллы тернәкләндерү үзәгендә булып, анда ял итүчеләргә рухи көч өстәп кайттылар. Аннары Яр Чаллыда каты авариягә эләгеп үлем белән көрәшкән студент кыз Гөлгенә Сафинага ярдәм йөзеннән үткәрелгән хәйрия концертында да катнашып кайттылар. Анда үзләренең кул эшләнмәләре күргәзмәсен дә оештырып, сатудан кергән акчаны Актаныш кызының савыгуы өчен тапшырганнар. Ә инде аларынң бистәнең картлар йортына ярдәме хакында әйтәсе дә юк, матур чыгышлары белән сөендереп, кичә-очрашулар үткәреп кенә торалар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев