Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Актүбә йолдызлар кабыза

Февраль ае башларында Юрий Гагарин исемендәге мәдәният йортында "Актүбә йолдызлар кабыза" балалар иҗаты бәйгесенең ХI фестиваленә сайлап алу туры уздырылды. Ул ТРда Экологик культура һәм әйләнә-тирә мохитне саклау елына, Бөтендөнья студентлары һәм яшьләренең быел җәй Казанда узачак ХХVII универсиадасына багышланды. Конкурста бистәнең 13 коллективыннан 500дән артык бала катнашты һәм үзләренең...

Февраль ае башларында Юрий Гагарин исемендәге мәдәният йортында "Актүбә йолдызлар кабыза" балалар иҗаты бәйгесенең ХI фестиваленә сайлап алу туры уздырылды.
Ул ТРда Экологик культура һәм әйләнә-тирә мохитне саклау елына, Бөтендөнья студентлары һәм яшьләренең быел җәй Казанда узачак ХХVII универсиадасына багышланды.
Конкурста бистәнең 13 коллективыннан 500дән артык бала катнашты һәм үзләренең иҗади активлыкларын, башкару осталыкларын күрсәтте. Алар арасында 1, 3, 4, 5нче мәктәпкәчә балалар учреждениеләрендә тәрбияләнүчеләр, 1, 2, 3нче урта, махсус коррекция мәктәпләрендә белем алучылар да, Актүбә бистәсе мәдәният йорты, балалар иҗаты үзәге, балалар сәнгать мәктәбендә үзләренең осталыкларын камилләштерүчеләр дә, Благодатное авылының мәдәни-сәламәтләндерү үзәге коллективы да бар иде.
Чыгышлар буенча йомгак ясаганда вәкаләтле жюри, яшь төркемнәрен исәпкә алып, түбәндәге призлы урыннарны билгеләде. "Вокал-соло" номинациясендә 5нче балалар бакчасыннан Полина Аркадьева (6 яшь, җитәкчесе Р.Зарипова), балалар сәнгать мәктәбеннән Рената Минаҗиева (9 яшь), Гүзәл Шәяхмәтова (12 яшь), Изабелла Җәләлиева (15 яшь. Җитәкчеләре С.Муравьева-Җәләлиева), вокал ансамбльләр арасында "Арабески" (мәдәният йорты, җитәкчесе Ю. Паняева), "Тамчы" (урта төркем), "Мизгел" (өлкән төркем, балалар сәнгать мәктәбе, С.Муравьева-Җәләлиева), хореография буенча 3нче балалар бакчасы бию коллективы (З.Сәйфетдинова), мәдәният йорты бию коллективы (кече төркем, Л.Фаздалова), "5+" биючеләре (урта төркем), "Элегия" (өлкән төркем, мәдәният йорты, Е.Баландина), "Сөйләм сәнгате. Конферанс" номинациясендә 6нчы бакчадан Ульяна Волкова (О.Феоктистова), Илья Красноглазов (кече төркем), Андрей Симбаев (өлкән төркем, мәдәният йорты, Н. Хвалеева), "Сынлы сәнгать" ярышында 5, 3, 2нче балалар бакчасыннан Ульяна Башковская (Т.Савельева), Алсу Зиннурова (кече төркем), Аделия Галиева (өлкән төркем) беренче урынга лаек булды.
Ай урталарында уздырылган гала-концертта иң яхшы башкаручылар гына катнашты. Ул быел да югары дәрәҗәдә узды. "Актүбә йолдызлар кабыза" район фестивалендә җиңүчеләрне тәбрикләү өчен мәртәбәле кунаклар - Актүбә муниципаль берәмлеге башлыгы Роза Галеева, бистә башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Илһам Мөхәммәтҗанов, жюри рәисе - мәдәният йорты директоры, ТРның атказанган мәдәният хезмәткәре Нина Хвалеева килде. Алар конкурста катнашучыларны, аларның җитәкчеләрен һәм фестиваль кунакларын сәнгатьтәге зур уңышлары белән котладылар, алга таба да иҗади уңышлар теләделәр. Җиңүчеләргә Дипломнар һәм истәлек бүләкләре тапшырдылар.
Әлеге фестиваль безнең бистәдә менә 11 ел инде рәттән уздырыла. Шул вакыт эчендә ул балалар һәм өлкәннәр арасында зур танылганлык казанырга өлгерде. Бу турыда анда катнашучылар санының елдан-ел артуы, конкурсантларның хәзерлеге үсүе, камилләшүе дә сөйли.
Гала-концертны әзерләүдә, сәхнәләштерүдә һәм уздыруда мәдәният йортының берләшмә җитәкчеләре актив катнашты, методик ярдәмнәрен күрсәтте. Быел анда Благодатное авылы мәдәни-сәламәтләндерү үзәгенең биючеләр коллективы беренче тапкыр катнашты һәм 3нче урынны алды.
Әлмирә Галимханова, мәдәният йортының масса чаралары уздыру режиссеры

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Актүбә йолдызлар кабыза