Актүбә Республика һәм бистә көнен бәйрәм итте
Актүбә бистәсе Республика көне, нефтьчеләр көне һәм бистә оешуга 64 ел тулуын билгеләп үтте.
Узган шимбәдә Актүбә бистәсенең Татарстан нефтенең 70 еллыгы исемендәге паркында Республика көне, нефтьчеләр көне һәм бистә оешуга 64 ел тулу зур бәйрәм тантанасы белән билгеләп үтелде. Район башлыгы Марсель Шәйдуллин, бистә башлыгы Роза Галеева, “Азнакайнефть” идарәсе профсоюз комитеты рәисе Рафаэль Шәйдуллин бәйрәм белән котлап, актүбәлеләргә иң изге теләкләрен ирештерделәр.
Иҗат коллективларының берсеннән-берсе матур, эчтәлекле чыгышлары белән үрелеп барган бәйрәмдә хезмәтендә зур уңышларга ирешкән, иҗтимагый тормышта актив булган бистәнең күренекле кешеләре, үрнәк гаиләләре, укуларында югары уңышларга ирешкән егетләр-кызлары хөрмәтләнде. Беренче сыйныфка баручы 30 га якын сабыйга портфельләр дә тапшырылды.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!
Нет комментариев