Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Актүбә бистәсендә ишек аллары төзекләнә

“Безнең ишек алды” республика программасы буенча быел Азнакай муниципаль районында 21 ишек алды төзекләндереләчәк.

Аларның 5 се – Актүбә бистәсендә.

Татарстан урамындагы 21 нче йортта яшәүчеләр бу программаның нәтиҗәсен инде күрделәр дә. Шул уңайдан матур бәйрәм дә оештырылды.

Район башлыгы урынбасары Роза Галеева җирлегебездә бара торган эшләр белән таныштырып, актүбәлеләргә изге теләкләрен җиткерде. Ишек алдының балалар өчен дә, өлкәннәр өчен дә уңайлы ял һәм үзара аралашу урыны булуын теләде.

Бәйрәмдә балалар уеннар уйнап, өлкәннәр Ю.Гагарин исемендәге мәдәният йорты артистларының җырларын тыңлап, ял иттеләр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев