Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Академия дә, собор да кирәк

Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов "Болгар ислам академиясе һәм "Казан Мәрьям Ана иконасы соборын булдыру турында"гы Указны имзалады. Әлеге уңайдан без азнакайлыларның фикерен белештек. Азат хәзрәт Талибуллин: - Татарстанда төрле милләт һәм дин вәкилләре үзара тату яшиләр. Бу Указ әлеге татулыкны тагын да ныгытуга, традицион дини кыйммәтләрне саклау һәм үстерүгә...

Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов "Болгар ислам академиясе һәм "Казан Мәрьям Ана иконасы соборын булдыру турында"гы Указны имзалады. Әлеге уңайдан без азнакайлыларның фикерен белештек.

Азат хәзрәт Талибуллин:

- Татарстанда төрле милләт һәм дин вәкилләре үзара тату яшиләр. Бу Указ әлеге татулыкны тагын да ныгытуга, традицион дини кыйммәтләрне саклау һәм үстерүгә юнәлдерелгән. Болгар ислам академиясе иң югары дини гыйлем үзәге булачак, революциягә кадәр булган гарәпчә язма мирасыбызны өйрәнүгә дә мөмкинлекләр ачылачак.

Александр атакай:

- Казан Мәрьям Ана иконасы соборын торгызуны тарихи дөреслекне торгызу дип исәплим. Ул республикабызның яңа рухи үзәгенә әвереләчәк, башка илләрдән дә хаҗчыларны һәм туристларны үзенә тартачак. Болгар ислам академиясен булдыруны да хуплыйм, чөнки ул Татарстанга гына түгел, Россиягә дә квалификацияле дини кадрлар бирәчәк.

Владимир Кротов:

- Собор халыклар арасында дуслыкны ныгытуга, бер-береңне хөрмәт итеп, бер-берең белән аңлашып, дус, тату яшәүгә ярдәм итәчәк. Һичшиксез, яшь буынга тәрбия учагы да.

Илдус Гыйләҗев:

- Болгар ислам академиясе үзебезнең Рәсәй мөселманнарына дөрес аң-белем бирү өчен, 40 мулла 40 төрле сүз сөйләп йөрмәс өчен кирәк. Ул инде дөньякүләм югарылыктагы белем үзәге булачак.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Академия дә, собор да кирәк