Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Ак калфакның табылган чагы...

Әбиләрнең алан чәчәкләрен хәтерләткән бизәкле, катлы-катлы бәбәй итәкле күлмәкләре, күз явын алырдай чигешле бәрхет камзуллары, ефәк тасмалап үрелгән чәчләрен яшергән килешле ак яулыклары балачакның күңел сандыгына җуелмас истәлек булып салып куелган. Шөкер, берара заманлашып киткән өлкәннәребез кабат элекке йолаларыбызга кайтып, милли киемнәребезгә төренә башлады. Хәтта яшьләр арасында да озын итәкләр,...

Әбиләрнең алан чәчәкләрен хәтерләткән бизәкле, катлы-катлы бәбәй итәкле күлмәкләре, күз явын алырдай чигешле бәрхет камзуллары, ефәк тасмалап үрелгән чәчләрен яшергән килешле ак яулыклары балачакның күңел сандыгына җуелмас истәлек булып салып куелган. Шөкер, берара заманлашып киткән өлкәннәребез кабат элекке йолаларыбызга кайтып, милли киемнәребезгә төренә башлады. Хәтта яшьләр арасында да озын итәкләр, җиңле күлмәкләр модага кереп китте. Халкыбызга иман кайтты.

Гореф-гадәтләребезне яңартуда «Ак калфак» хатын-кызлар оешмасы да максатчан эш алып бара. Әле шушы көннәрдә генә туган төбәкне өйрәнү музеенда үткәрелгән "Җәүһәрләрне барлый "Ак калфак" исемле кичә дә моның бер ачык чагылышы булды. Анда «Ак калфак» оешмасы, район хатын-кызлар советы, Бөтендөнья татар конгрессының Азнакай жирле бүлекчәсе вәкилләре, мөслимәләребез гореф-гадәтләребез, матур һәм дөрес итеп яулык бәйләү, татар милли киемнәре, зәркан-бизәнү әйберләре, телебезне саклау хакында сөйләштеләр.

- Тарихыбызны, гореф-гадәтләребезне барлау буенча районда зур эш алып барыла. Без киенү алымнарын, милли ризыклар әзерләү серләрен, халкыбызга хас әдәплелек сыйфатларын яшьләребезгә җиткерергә бурычлы, - диде кичәнең мәртәбәле кунагы, район башлыгы урынбасары Наҗәт Нәгыймов та.

"Ак калфак" оешмасының Азнакай бүлеге җитәкчесе Эльвира Галиева да үз чыгышында татарның асыл затларын белгертү, яна сәләтләр ачу, үткән мирасыбызны барлау өчен тырышуларын билгеләп үтте. Бүгенге көндә берлектә җитмештән артык әгъза бар. Бу көнне аларның сафы тагын да арты, яңа әгъзаларга ак калфаклар бүләк ителде. Районда нинди генә чара үткәрелмәсен, ак калфаклы гүзәл затларыбызга игътибар итми калмыйсыздыр. Узган ел гына эшчәнлекләрен башласалар да, бик күп күркәм традицияләргә нигез салып өлгерделәр: солдатларга әниләр хаты язу, җиләк, себерке бәйрәмнәре, мәктәпләрдә халык ашалары пешерергә өйрәтү, авылларда фольклор иҗатын торгызу, "Пар канатлар", "Димчеләр" клублары ачу, балалар бакчаларында "Бишек җырлары" проекты һ.б.

- 92 нче елларда Бөтендөнья татар хатын-кызларының "Ак калфак" оешмасы оешкач, Суфия Җамалиева җитәкчелегендә аның бүлеге безнең районда да уңышлы гына эшләп килгән иде. Телебезне, гореф-гадәтләребезне саклау, "Киленбикә", "Нәүрүз гүзәле" бәйгеләре, урам исемнәрен тарчага алыштыру, татар мәктәпләре, татар сыйныфлары ачу буенча күп эшләр башкарылды. Оешманың яңаруына шатмын. Милләтне саклаган әйбер ул - тел, кием, йолалар. Безнең халык гомер-гомергә киемгә зур игътибар биргән. Ак калфак - аклык-сафлык билегесе, - ди Бөтендөнья татар конгрессының Азнакай жирле бүлекчәсе җитәкчесе Зөлхия Миннеханова.

Балаларга милли тәрбия бирүдән «Иман» мөслимәләр үзәге дә читтә калмый. Кичәдә алар да үз фикерләре белән уртаклаштылар.

Резеда ШӘРИПОВА

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Ак калфакның табылган чагы...