ҖӘМГЫЯТЬ

Агымдагы елда Азнакай урамнарына, парк-скверларга 180 мең төп чәчәк утыртылган

Матурлыкны кем генә яратмый икән? Өен, эшләгән урынын, тирә-юньне матурларга, гүзәлрәк итәргә омтыла кеше. Шулай яшәгәндә генә уңайлы, шулай эшләгәндә генә яшәү матур була. Авылда һәркем үз йортын, ишегалдын үзе тәртипкә китереп, аны көченнән килгәнчә матурларга тырышса, шәһәрдә бу эшне «Яшелләндерү һәм төзекләндерү буенча күптармаклы җитештерү предприятиесе» хезмәткәрләре башкара. Агымдагы...

Матурлыкны кем генә яратмый икән? Өен, эшләгән урынын, тирә-юньне матурларга, гүзәлрәк итәргә омтыла кеше. Шулай яшәгәндә генә уңайлы, шулай эшләгәндә генә яшәү матур була. Авылда һәркем үз йортын, ишегалдын үзе тәртипкә китереп, аны көченнән килгәнчә матурларга тырышса, шәһәрдә бу эшне «Яшелләндерү һәм төзекләндерү буенча күптармаклы җитештерү предприятиесе» хезмәткәрләре башкара. Агымдагы елда оешма хезмәткәрләре тарафыннан шәһәр урамнарына, парк-скверларга 180 мең төп чәчәк, йөзләгән төп агач утыртылган. Предприятие бүген шәһәр юлларын ремонтлау, светофор хуҗалыгын яңарту, зиратларны төзекләндерү, тукталышлар төзү буенча да зур эшләр башкара.

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Агымдагы елда Азнакай урамнарына, паркскверларга 180 мең төп чәчәк утыртылган

Нет комментариев