Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Әгерҗе авылын Аҗдаһалар үз иткән

Бу елның төп хуҗасы булган Аҗдаһалар Әгерҗе авылын аеруча үз иткән

Мәдәният йорты каршындагыларыннан кала, бик матур, зур, яшел Аҗдаһа авылның Сибгат Хәким урамында да урнашкан. Анысын Баһаветдиновлар ясаганнар. Аҗдаһаның искиткеч фантазия белән ясалуына аптырыйсы юк. Иҗат итүче Лимуза үзе үк рәссам. Ул гимназиядә укучыларга рәсем сәнгате серләрен өйрәтә. Лимузага әлбәттә улы Динар да ярдәмгә килгән.

Ә ир-ат көченнән (Илдар) башка бу кадәр зур аҗдаһаны иҗат итүне күз алдына да китерү мөмкин түгел.

— Ай-һай, урамга чыгарга да куркырбыз инде. Бигрәк чынга охшаган, — ди Рузилә ханым шаяртып.

— Авылга бәйрәм рухы керсен дип тырыштык! Аҗдаһа елы һәммәбезгә дә бәхет кенә алып килсен!, — ди Лимуза ханым. Амин, шулай булсын!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев