Реклама
ҖӘМГЫЯТЬ
Аерылмагыз, аерылмагыз, булса да сәбәпләре…
Яшьләре йөздән арткан әби белән бабай аерылышырга килгән. "Нигә аерылышасыз?" - дип сорагач, бер-берсен яманлап киткәннәр болар. "Ни эшләп бу кадәр гомер бергә яшәдегез соң, элегрәк аерылышмадыгыз?" - дигәннәр. "Балалардан оялдык, алар үлеп беткәнне көттек", - дигән картлар. Бу кызык та, кызганыч та мәзәкнең төбендә асыл бер хикмәт ята. Хәзерге...
Яшьләре йөздән арткан әби белән бабай аерылышырга килгән. "Нигә аерылышасыз?" - дип сорагач, бер-берсен яманлап киткәннәр болар. "Ни эшләп бу кадәр гомер бергә яшәдегез соң, элегрәк аерылышмадыгыз?" - дигәннәр. "Балалардан оялдык, алар үлеп беткәнне көттек", - дигән картлар. Бу кызык та, кызганыч та мәзәкнең төбендә асыл бер хикмәт ята. Хәзерге яшьләр өйдә чак кына "савыт-саба шалтырау" белән аерылышырга торып чаба, балалар ярым ятим калганын уйлап та карамыйлар. Ә бит гаилә - җәмгыятьнең нигезе. Ул ныклы булса, җәмгыят тә ныклы була. Муниципаль район башлыгы Марсель Шәйдуллин атналык киңәшмәдә җитәкчеләр алдында бу мөһим мәсьәләне күтәреп, игътибарны гаиләләрне саклауга юнәлдерергә чакырды. Редакциябездә уздырылган түгәрәк өстәл артында белгечләр белән без дә элекке гаилә кыйммәтләрен ничек кайтарырга дигән сорауга җавап эзләдек.
Светлана Шакирова, ЗАГС бүлеге баш белгече:
- Аерылышуга гаризаны хәзер хөкемдарга кереп тормыйча, канцеляриядә генә калдыралар да, ир белән хатынны читтән торып аерып куялар, алар суд залына килмиләр дә. Законлы кәгазе булгач, без берни эшли алмыйбыз. Быел тугыз айда 134 парның аерылышуын шулай теркәдек. 8 парны үзара килешү буенча аердык. Сөйләшеп-көйләп, 7 парның никахларын саклап кала алдык. Шул 134 гаиләдә 115 бала ярым ятим калды. Алар нәрсә күреп үсә, нинди гаилә кора? Аерылышкан парларның күбесе суд карарын ала да, бергә яшәп ята. Яңадан балалар табалар, шуларга әти хокукын расларга киләләр. Яңа елдан соң дәүләт пошлинасын 30 мең сумга кадәр арттыралар дигән сүз чыккач, бар да аерылышуларын теркәргә ябырылды. Димәк, аларны матди як күбрәк кызыксындыра. Аерылышуның төп сәбәбе итеп бала, фатир юклыкны, эчүчелекне китерәләр. Шунысы кызык, хәзер ир эчә дип түгел, хатын эчә, өйдә тормый дип киләләр. Ата-аналар да бик нык катыша балалар мөнәсәбәтенә. Яшьләрдән алда алар балаларны аерыгыз дип таләп итә.
Шәһәрдә 3 айда 50 бала туган. Шуларның 40 ы - законлы никахтан. 31 бала никах теркәлгәннән соң 5-7 айдан туган, димәк бу мәҗбүри никах дигән сүз.
Земфира Мөхәммәдьярова, район хатын-кызлар җәмгыяте рәисе:
- Чит илләрдә 90 нчы елларда ук әниләре 13-14 яшьлек кызларын ничек сакланырга кирәклеген өйрәтергә гинекологка алып барганлыгын беләбез. Бездә дә кызлар һәм малайлар бик иртә өлгерә башлады, әнә шундый ялгыш "никахлар" булмасын өчен, җенси аңлату эшен иртә башларга кирәктер.
Әлфия Ханнанова, хатын-кызлар консультациясе гинекологы:
- Бала табу - бик җаваплы адым. Безнең гаиләне планлаштыру кабинеты бар. Мәктәпләрдә аңлату эшләре, медицина тикшерүләре алып барабыз, бу гына аз, ахырысы. Яшьләр арасында үзләре теләмичә авырга узучылар бар. Элек ЗАГС белән берлектә "Яшь гаилә мәктәбе" эшли иде. Шуны яңартырга кирәктер, чөнки күпләр гаиләнең нәрсә икәнен күзалламый.
Луиза Мурадымова, район үзәк сырхауханәсене табиб-педиатры:
- Тулаем алганда, балаларның, гомумән халыкның сәламәтлеге елдан-ел начарая. Бездә моны экологиягә сылтарга яраталар, Һич юк, бу тормыш рәвешенә бәйле. Хатын-кызның тормышы бик җайланды, балага вакыт күбрәк калырга тиеш кебек, әмма киресенчә. Чакыру буенча барсаң, 2 яшьлек баланың кулында телефон күрәрсең, әнисе дә гаджетка ябышкан. Алар бала тәрбияләүнең әнә шундый җайлы ысулын тапкан.
Эльвира Галиева, "Ак калфак" хатын-кызлар җәмгыятенең Азнакай бүлеге җитәкчесе:
- Хәзерге яшьләр "гражданский брак" белән яшәүне хуп күрә. Никах белән генә яшәүне дә дөрес түгел дип исәплим, ул да шул ук "гражданский брак". Безнең халык мөһер сугылган кәгазьгә таянырга күнеккән. Законлы теркәлү ул ир белән хатынга бер-берсе каршында зур җаваплылык өсти. Аерылган очракта алимент түләү мәсьәләсен генә алганда да, никах белән генә яшәүчеләргә башта баласына аталык хокукларын раслатырга кирәк. Дин әһелләре яшьләргә никах укыганда бу хакта аңлатсыннар иде.
Азат хәзрәт Талибуллин:
- Никах укыганда вәгазен дә сөйлибез, аңлатабыз да. Куанычлы вакыйга белән исләреннән чыгып китәдер. Шәригать буенча, никах укыганнан соң гына туган бала атаныкы дип исәпләнә. Ярәшкәндә ике якның да ризалыгы сорала. Элек талак әйтергә ирнең генә хакы булган. Өч мәртәбә талак әйтә икән, хатынын икенче кешегә биргәннән соң гына кире кайтара ала. Акылы булган кеше бу адымга һич бармый, шуңа күрә талак белән шаярмаганнар, сабыр итеп, шөкер итеп яшәгәннәр. Биана-кайната дүрт почмаклы өйдә җиде килен белән торган. Иң беренчесе - өйдән чүпне чыгырмау. Әби әйтә торган иде, бер-беребезгә сүз әйтергә теләсәк, бакча артындагы мунчага барып сөйләшә идек, башкаларга сиздермәдек дип. Әнә шундый тәрбия чарасы булган. Ә хәзер әнисе баласы алдында әтисен әллә нинди сүзләр белән әрли. Кимчелексез кеше юк. Гаилә мәхәббәт учагы дип кенә күз алдына китерү дөрес түгел. Табигатьтә тә дә җил-давыл чыгып тора. Шул чакта бер-береңә юл куярга, гаепне башта үзеңнән эзләргә кирәк, мин хаклы дип кенә яшәргә ярамый, фаҗига була. Элек салам түбәле өйдә торсалар да, коедан су ташып, мичкә утын ягып яшәсәләр дә, шөкер иткәннәр. Бүген биргән саен азсынабыз. Бер ирдән сораганнар: "Синең хатының шундый начар, ничек аның белән аерылышмыйсың?" "Мин аны әтисеннән риза булып адым бит, әтисе алдында ышанычны аклыйсым килә. Аннан соң, үзеңә теләмәгәнне, кардәшеңә теләмә дигән. Мин аерылсам, икенче берәү аның белән интегәчәк. Өченчедән, һәр кешенең әфәте бар, минем афәтем шул хатындыр", - дигән. Аллаһы тәгалә хатын-кызны ирнең кабыргасыннан яраткан. Ирләргә дә бөкере кабырганы турайтам дип тырышырга ярамый, ул сыначак, ягъни талакка китерәчәк. Бер-береңне ничек бар, шулай кабул итеп яшәргә кирәк.
Безнең татарларда күбрәк этник мөселманнар, алар диннең бар кануннарын да белеп бетермиләр һәм үтәмиләр. Никахны да гөнаһтан качабыз дип кенә укыталар. Ә бит никах - ата-ананың баласы каршында соңгы зур бурычы ул. Элек ничек булган: кызга - егетне, егеткә кызны ата-анасының кемлегенә карап димләгәннәр. Ата-анасы ипле, яхшы гаиләле булса, ярәшкәннәр. Моны торгызырга кирәктер.
Гөлсинә Хафизова, "Димчеләр" клубы җитәкчесе:
- Яучылыкны яшьләр арасында алып бара алмыйбыз. Алар үзләре табышуны хуп күрә. Ә менә утыздан узганнар димчеләр ярдәменә мохтаҗ, чөнки бу яшьтә уңган-булган егет-кызлар өйдә бикләнеп утыра. Аннан соң, төрле кеше яучы була алмый, ул психолог булырга, парлар бер-берсенә туры килә аламы, яшәп китә алалармы - шуны яхшы тоярга тиеш. Элек-электән кызларны килен булырга кечкенәдән әниләре әзерләгән: аш-су пешерергә, чигәргә, бәйләргә, тегәргә, өй җыештырырга, ирне хөрмәтләргә. Зур чыгымнар түләп, туган-тумачаларны җыеп, туй уздырганнар. Яшьләрдә ата-ана, туганнар алдында билгеле бер җаваплылык туган, шулкадәр чыгымнар түккәч, ансат кына араны өзәргә оялганнар, конфликтны чишү юлларын эзләгәннәр. Хәзер яшьләр белән сөйләшсәң, нигә ул туй диләр. Туй булмагач, җаваплылык та юк. Балаларны артык иркәлибез дә бугай, алар әзергә-бәзер өйрәнгән: зур суммалар түләп укытабыз, машинасын, фатирын алып бирәбез. Бары үзең тырышып тапкан мал, тырышып корган тормыш кына кадерле була.
Эльвира Галиева:
- Шулай шул, кызлар егетләрне сайлаганда кесә янчыгына күбрәк игътибар итә: машинасы нинди маркада, фатиры бармы дип кызыксыналар. Ә безне әниләр: "Алтын куллы егет булсын", - дип өйрәтәләр иде. Мәхәббәтне матди як күмеп бара. Ирне ир иткән дә, юк иткән дә хатын дигәннәр. Гаиләне саклап калу күбрәк хатын-кыздан тора. Балалары алдында әтиләренең абруен күтәрсә, кызлар ирне хөрмәтләргә, уллар чын әти булырга өйрәнеп үсәрләр иде. "Әтиең әйтсә, әтиең рөхсәт итсә, әтиеңнән сора", - дип тәрбияләргә кирәк.
Земфира Мөхәммәдьярова:
- Төп тәрбия гаиләдән килә. Шулай ук мәктәпләрдә җәмгыятьтә яшәү рәвешен өйрәтүне кертергә кирәк.
Нәфисә Шәфыйкова, мәгариф идарәсе җитәкчесенең тәрбия эшләре буенча урынбасары:
- Башлангычтан ук балаларга гаилә төшенчәләре аңлатыла. Беренче сыйныфта "Тирә-як дөнья" дигән фәндә нәсел агачы - шаҗәрә төзиләр, икенче сыйныфта гаиләләре турында хикәя язалар. Югарырак сыйныфта җәмгыять белеме дәресләрендә өйрәнәләр. 2012 елдан 10 нчы сыйныфлар өчен республика проекты - "Семьяведение" кертелде. Без аны түгәрәк итеп, һәр мәктәпкә мәҗбүри куйдык. Психологлар һәм сыйныф җитәкчеләре Казанда курслар үтеп кайтты, ничек эшләргә кирәген аңлатып, район семинарлары үткәрәбез. Быелдан 9 нчы сыйныфларга да кертә башладык. Район үзәк сырхауханәсе белән актив хезмәттәшлек итәбез. Педиатрлар балалар һәм ата-аналар каршында чыгышлар ясый. Табибларны гомуми җыелышларга да чакырабыз. 7-8 сыйныфлар өчен "Дус" клубы оештырдык. Шәһәрдә гинеколог һәм педиатрлар малайларга аерым, кызларга аерым җенси өлгереш турында аңлаталар. Авылларда бу эшкә фельдшерларны җәлеп иттек. Баланың дөньяга карашы 7 яшькә кадәр формалаша, шуңа күрә бар тәрбияне мәктәпкә генә аудару дөрес түгел.
Миләүшә Зарифуллина, мәгариф идарәсе методист-психологы:
- Ата-аналар психологның кем икәнен аңлап бетерми, киңәшкә барыгыз дисәң, мин "псих" түгел диләр. Ә бит нәкъ менә психологлар күп кенә гаилә мәсьәләләрен чишәргә ярдәм итәләр. "Семьяведение" бик кирәкле фән. Бу проектта 300 ләп бала катнаша. Киләчәктә гаиләне саклап калу тәҗрибәсен өйрәтергә "Ак калфак" оешмасын да тартырга уйлыйбыз. "Әтиләр" берлеген дә мәгариф чикләрендә генә калдырмыйча, район дәрәҗәсенә күтәрү кирәктер.
Лена Гыймаева, "Пар канатлар" клуб җитәкчесе:
- Бик күп еллар яшьләр, гаиләләр белән эшләү дәверендә бу мәсьәләне аз күтәрмәдек. Мәхәббәтнең кыйммәте башка иде без үскәндә. Мәҗбүри никахлар әллә кайдан чыкмый, әнә шул саф хисләр югалудан барлыкка килә. Хезмәт коллективларында гаиләләргә игътибар кирәк. Хәзер салгалаган ирне шунда ук эштән куалар, сөйләшеп тә, тәрбияләп тә тормыйлар. Коллектив алдында озак еллар бергә торган гаиләләрне хөрмәтләүне, мактауны нигә оештырмаска? Бу урында гына хәл ителә торган мәсьәлә түгел, илкүләмендә чыгымлы бер программа булырга тиеш дип исәплим. Россия Президенты Владимир Путин үз юлламасында гаиләнең традицион кыйммәтләрен торгызу кирәклегенә басым ясаган икән, бу мәсьәләдә уңай үзгәрешләр булыр дип өметләник.
"Түгәрәк өстәлне" Резеда ШӘРИПОВА алып барды
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!
Нет комментариев