Безнең өчен кадерле тормыш иптәшем, әниебез, әбиебез Абдуллина Мөхтәрәмә Миргазиз кызын зур юбилее белән котлыйбыз. Җир йөзендә әнидән дә якын, әнидән дә рәхимле, әнидән дә олы җанлы зат иясе юктыр. Дөньяның рәхәтен, тормышның михнәтен аңларга өйрәтүче, үз җаны аша уздырып, күкрәк сөте белән иман иңдерүче әни. Сиңа озын гомер, әти...
Безнең өчен кадерле тормыш иптәшем, әниебез, әбиебез Абдуллина Мөхтәрәмә Миргазиз кызын зур юбилее белән котлыйбыз. Җир йөзендә әнидән дә якын, әнидән дә рәхимле, әнидән дә олы җанлы зат иясе юктыр. Дөньяның рәхәтен, тормышның михнәтен аңларга өйрәтүче, үз җаны аша уздырып, күкрәк сөте белән иман иңдерүче әни. Сиңа озын гомер, әти белән бергә саулыкта, сихәтлектә, күңелеңдәге җан җылысының нурын сүндермичә, сүрелмичә без, балаларыңа, яшәеш чыганагы булып торуыңны телибез.
Бәйрәмеңдә иңнәреңнән кочып,
Килә сине тәбрик итәсе.
Килә сиңа бәхет кенә теләп
Матур сүзләр генә әйтәсе.
Син яшь әле, әнкәй, чибәр әле,
Чәчләреңә бәсләр кунса да.
Иң кадерле кешебез син безнең,
Ничә генә яшең тулса да.
Иң изге теләкләр белән: тормыш иптәшең, улың, киленең, оныкларың, киявең, оныкчыгың Лилиана
Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!
Нет комментариев