Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

5 апрельдә ЗАГС бүлегендә быел районыбызда дөньяга килгән 13 сабыйны бүләкләү тантанасы булды

5 апрельдә ЗАГС бүлегендә быел районыбызда дөньяга килгән 13 сабыйны бүләкләү тантанасы булды. -Табигатьнең уянган, яз хакимлек иткән гүзәл чорында без менә шушы матур традициягә башлангыч салдык, - диде муниципаль район башлыгы Марсель Шәйдуллин. - 2014 елда - ундүрт, 2015 елда унбиш һәм шул рәвештә еллар санынча балаларны бүләкләүне дәвам...

5 апрельдә ЗАГС бүлегендә быел районыбызда дөньяга килгән 13 сабыйны бүләкләү тантанасы булды.
-Табигатьнең уянган, яз хакимлек иткән гүзәл чорында без менә шушы матур традициягә башлангыч салдык, - диде муниципаль район башлыгы Марсель Шәйдуллин. - 2014 елда - ундүрт, 2015 елда унбиш һәм шул рәвештә еллар санынча балаларны бүләкләүне дәвам итәргә уйлыйбыз. Узган ел районыбызда 832 бала туган, бу аннан алдагы елга караганда 49 сабыйга күбрәк. Быел 200 нарасый дөньяга аваз салган. Алар - Азнакаебызның киләчәге, сау-сәламәт булып үссеннәр! - дип әти-әниләргә изге теләкләрен юллады.
Шунысы куанычлы, хәзер өченче, дүртенче баласын табучылар артканнан-арта бара. Мәсәлән, Сукаештан Гәрәевләр гаиләсе, кырыктан узсалар да, замана авырлыгыннан да, мәшәкатьтән дә куркып калмаганнар, ике җиткән кызлары һәм уллары янына тагын бер кыз алып кайтканнар.
Әминә - балалар бакчасы мөдире, ире Марат - технологик транспорт идарәсендә шофер.
-Кечкенә сеңлебезне бик көтеп алдык, кулдан да төшермибез, - ди кызлары Рәмилә.
1 Май авылыннан Луиза белән Илнур Мөхәммәтҗановлар кызларга бай: Илгинага - 5, Элеонорага - 2 яшь, ә Иркәләре быел нәкъ 1 гыйнварда туган.
- Авыл җирендә элек-электән гаиләләр ишле булган. Безгә ике яклап та әти-әниләр ярдәм итә, рәхмәт аларга, - диләр.
Тантанада былтыр җәй өйләнешкән (аларның чын авылча туй видеоязмасы залдагыларны сокландырмый калмады) Ләйсән белән Марат Шакировлар кызларына туу турында таныклык алды. 5 пар ана сертификатына ия булды. Һәр унөч гаиләгә, аларның балаларына муниципаль район башлыгы бүләкләр тапшырды. Шулай ук әти-әниләрне үзләре эшли торган оешмалар да тәбрикләде.
Районыбыз сәхнә сандугачы - Язгөлнең: "Әти-әни диеп дәшү насыйп булсын һәркемгә!" - дип җырлавына кушылып, һәркемгә сабый сөю бәхете дә насыйп булсын, дип өстисе килә.
Резеда Шәрипова

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 5 апрельдә ЗАГС бүлегендә быел районыбызда дөньяга килгән 13 сабыйны бүләкләү тантанасы булды