Сезгә язмыш бүләк иткән икән
Бергә-бергә гомер итәргә.
Сикәлтәле тормыш сукмакларын
Җитәкләшеп бергә үтәргә.
4 ноябрьдә безнең кадерлеләребез Диләрә Фәттах кызы һәм Җамалиев Җәүдәт Суфиян улының бергә тату гомер итүләренә 55 ел була.
Шушы озын гомер юлын алар бик матур, истәлекле, хөрмәткә лаеклы итеп уздылар. Яшьлектә биргән вәгъдәләренә тугры калып,...
Сезгә язмыш бүләк иткән икән
Бергә-бергә гомер итәргә.
Сикәлтәле тормыш сукмакларын
Җитәкләшеп бергә үтәргә.
4 ноябрьдә безнең кадерлеләребез Диләрә Фәттах кызы һәм Җамалиев Җәүдәт Суфиян улының бергә тату гомер итүләренә 55 ел була.
Шушы озын гомер юлын алар бик матур, истәлекле, хөрмәткә лаеклы итеп уздылар. Яшьлектә биргән вәгъдәләренә тугры калып, күп гаиләләргә, балаларына, оныкларына үрнәк булдылар.
Бүгенге көндә дә тынгысыз, тырыш, сабыр, дөньяны яратып, биш вакыт намазларын калдырмый изгелек юлында алар.
Әти, әни! Сезгә киләчәк гомерегезне дә бергә, сәламәтлектә, тигезлектә, кайгы-хәсрәтсез үтәргә язсын.
Иртәгәсен сызылып аткан таңнар
Олы шатлык алып килсеннәр.
Картлык көннәрегез тигезлектә
Бәхет белән имин үтсеннәр.
Балалардан, оныклардан
Сезгә матур теләкләр.
Ел артыннан еллар артсын,
Картаймасын йөрәкләр.
Йөзегездән бер дә елмаю китмәсен дигән теләктә: балаларыгыз, оныкларыгыз
Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!
Нет комментариев