Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

28 апрель – Бөтендөнья хезмәтне саклау көне

Хөрмәтле Азнакай муниципаль районының оешма-предприятие, учреждение җитәкчеләре, хезмәткәрләре! Бүгенге көндә Азнакай - тотрыклы үсүче районнарның берсе санала. Соңгы елларда, уртак тырышлык белән, сәнәгать җитештерүнең тотрыклы үсешенә ирешелде. Җитештерү үсеше хезмәт хәвефсезлеген тәэмин итүгә игътибарны тагын да арттыруны таләп итә. Хезмәт куркынычсызлыгы һәркемнең мәнфәгатьләренә кагыла: җитәкчедән алып, производство практикасын үтүчегә кадәр....

Хөрмәтле Азнакай муниципаль районының оешма-предприятие, учреждение җитәкчеләре, хезмәткәрләре!

Бүгенге көндә Азнакай - тотрыклы үсүче районнарның берсе санала. Соңгы елларда, уртак тырышлык белән, сәнәгать җитештерүнең тотрыклы үсешенә ирешелде.

Җитештерү үсеше хезмәт хәвефсезлеген тәэмин итүгә игътибарны тагын да арттыруны таләп итә. Хезмәт куркынычсызлыгы һәркемнең мәнфәгатьләренә кагыла: җитәкчедән алып, производство практикасын үтүчегә кадәр. Хезмәткәрләрнең сәламәтлеген һәм тормышын саклап кына икътисадның югары үсешенә ирешеп була. Куркынычсыз хезмәт шартларын булдыру - икътисад үсешенең төп таләпләре.

Бердәм тырышлык нәтиҗәсендә Азнакайда соңгы елларда эш урынында бәхетсезлек очракларын киметә алдык. Шулай да хезмәне саклау мәсьәләсе, эшчеләрнең сәламәтлеген, тормышының иминлеген тәэмин итү һәрдаим игътибар таләп итә.

Азнакай муниципаль районының барлык оешма-предприятие, учреждение җитәкчеләрен Халыкара хезмәт оешмасының (МОТ) 28 апрельдә Бөтендөнья хезмәтне саклау көнен үткәрү башлангычын хупларга чакырабыз. Шул уңайдан, һәр эш урынында хезмәт куркынычсызлыгын тәэмин итү максатында эшчәнлекне көчәйтергә кирәк.

28 апрель - Бөтендөнья хезмәтне саклау көне уңаеннан, "Һөнәри авыруларны профилактикалау" девизы астында предприятие, оешма һәм учреҗдениеләрдә бу көнгә багышлап семинарлар, «Түгәрәк өстәл», смотр-конкурслар уздыруны сорап мөрәҗәгать итәбез.

Марсель Шәйдуллин, Азнакай муниципаль районы башлыгы,

Р. Хәсәнов, Азнакай муниципаль районы профсоюзларының координацион советы рәисе Рәмзия Хәсәнова

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 28 апрель – Бөтендөнья хезмәтне саклау көне