Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

28 апрель - Бөтендөнья хезмәтне саклау көне

Кеше гомере барыннан да кыйммәт Бу көнне күп кенә илләрдә производство травмасы нәтиҗәсендә вафат булганнарны искә алалар. Узган ел коллективларда төп басым хезмәтне саклау профилактикасын күтәрүгә юнәлдерелгән булса, быел эш урыннарында стрессны киметүгә игътибар артачак. Башкарма хакимият һәм коллективлар тырышлыгы белән соңгы елларда районда производствода травма очраклары дүрт тапкырга кимегән....

Кеше гомере барыннан да кыйммәт

Бу көнне күп кенә илләрдә производство травмасы нәтиҗәсендә вафат булганнарны искә алалар. Узган ел коллективларда төп басым хезмәтне саклау профилактикасын күтәрүгә юнәлдерелгән булса, быел эш урыннарында стрессны киметүгә игътибар артачак.

Башкарма хакимият һәм коллективлар тырышлыгы белән соңгы елларда районда производствода травма очраклары дүрт тапкырга кимегән. Әмма әле бу өлкәдә бар да ал да гөл дигән сүз түгел. 2015 елда шәһәр прокуратурасы 156 кагыйдә бозу очрагын ачыклаган. 2016-2018 елларга кабул ителгән муниципаль программа хезмәтне саклауны тагын да яхшыртуны күздә тота һәм бу максатларга 40 млн сумнан артык акча каралган. Әлеге өлкә өчен җаваплы белгечләрне укыту оештырылган.

Узган ел хезмәтне саклау чараларына бер хезмәткәргә нефть тармагында 18 мең сумнан, төзелеш тармагында 13 мең сумнан, сәламәтлек һәм социаль хезмәтләр тармагында 9 мең сумнан артык акча тотылган. Ә иң азы - авыл хуҗалыгы тармагында - 6 мең сумга якын гына.

Әлеге саннар предприятиеләр, оешмалар, учреждениеләр җитәкчеләре катнашында узган хезмәтне саклау мәсьәләләренә багышланган киңәшмәдә яңгырады.

Хезмәтне саклау буенча район координацион советы рәисе Наҗәт Нәгыймов эш шартларын яхшыртуга, һөнәри чирләрне киметүгә, хезмәткәрләрнең сәламәтлекләрен ныгытуга, иминлеген тәэмин итүгә җитди карарга чакырды.

Бөтендөнья хезмәтне саклау көне уңаеннан матбугат чаралары аша муниципаль район башлыгы Марсель Шәйдуллинның мөрәҗәгатендә дә бу эшнең бер көнлек кенә түгел, даими алып барылырга тиешлеге ассызыклана.

Резеда ШӘРИПОВА

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 28 апрель Бөтендөнья хезмәтне саклау көне