Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

27 июнь — Яшьләр көне!

Кадерле яшьләребез, барыгызны да күркәм бәйрәмегез белән котлыйбыз. Яшьлек-ул һәр кеше тормышында гүзәл чор булу өстенә, күңелнең җилкенгән чагы да. Бу - ачышларга, эзләнүләргә омтылу, хыялларны тормышка ашыру мәле дә. Авырлыклардан курыкмагыз, намуслы һәм гадел булыгыз. Алга таба юл алыгыз, һәр эшегездә уңышлар юлдаш булсын. Без сезгә ышанабыз һәм зур...

Кадерле яшьләребез, барыгызны да күркәм бәйрәмегез белән котлыйбыз. Яшьлек-ул һәр кеше тормышында гүзәл чор булу өстенә, күңелнең җилкенгән чагы да.
Бу - ачышларга, эзләнүләргә омтылу, хыялларны тормышка ашыру мәле дә. Авырлыклардан курыкмагыз, намуслы һәм гадел булыгыз. Алга таба юл алыгыз, һәр эшегездә уңышлар юлдаш булсын. Без сезгә ышанабыз һәм зур өметләр баглыйбыз!

Шушы көннәрдә районыбызның егет-кызлары кулларына өлгергәнлек аттестатлары алды. Күпләре белемнәрен дәвам итәр, кайберләре эшкә урнашыр. Кайда гына булсагыз да, тормышта үз урыныгызны табарга тырышыгыз. Яшьлек шуңа да яшьлек бит ул... Күз ачып йомганчы үтсә дә, һәр кеше аны гомере буе сагына, күңелендә иң кадерле ядкәр итеп саклый. Кызлар, егетләр, сезнең кулда бүген шушы олы бәхет. Ул эчкерсез дә, хыялый да, канатлы да... Матур бәйрәмегез күңелле үтсен. Гомерегезнең иң матур - чәчәкләргә тиң чорын мәңге истә калырлык итеп күңелле, матур гамәлләр белән үткәрегез. Барыгызга да уңышлар, сәламәтлек, күтәренке кәеф, рух ныклыгы телибез.
Фото: playcast

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 27 июнь — Яшьләр көне!