Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

26 май – Россия эшмәкәрләре көне

Район башлыгы Марсель Шәйдуллин эшмәкәрләрне бәйрәм белән тәбрикләде

Эшмәкәрләребез табыннарыбыз муллыгы, җиребезнең матурлыгы һәм уңайлыгы өчен зур өлеш кертәләр, яңа эш урыннары булдыралар, иганәчелек ярдәме күрсәтәләр. Бүгенге көндә бюджет керемнәренең 25 процентын эшмәкәрләр тулыландыра. Безнең табигый ресурсларга бай, ямьле Азнакаебызда үз эшен башлап җибәрергә теләк белдерүчеләр өчен җирлек киң. Районда эшмәкәрләр арасында

җитештерү эшчәнлеген арттыру максатында алты сәнәгать мәйданчыгы булдырылды. Аларга ярдәм итү өчен районда эшмәкәрләр берлеге эшләп килә. Эшмәкәрләребез федераль, республика һәм район күләмендә төрле ярдәм программаларыннан актив файдаланалар. Әмма әле эшмәкәрлек өлкәсендә эшне тагын да активлаштырырга, продукция җитештерүче яңа объектлар ачуга, инвесторлар җәлеп итүгә, өстәмә эш урыннары булдыруга игътибарны арттыру зарур. Үз көчләренә ышанган, тәвәккәл кешеләргә без һәрчак ярдәм күрсәтергә әзер.

Бизнес белән шөгыльләнүче кыю, тәвәккәл райондашларыбызны, һөнәри бәйрәмнәре белән котлыйм. Исәнлек-саулык, гаиләләрендә иминлек, эшләренең чәчәк атуын телим.

Марсель ШӘЙДУЛЛИН,

Азнакай муниципаль районы башлыгы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев