Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

2020 елда Татарстанда 44 юл объектын илкүләм проект нигезендә ремонтлаячаклар

Казанда «Куркынычсыз һәм сыйфатлы автомобиль юллары» проекты буенча — 27, Чаллыда — 15, Түбән Камада ике объектны төзекләндерү күздә тотыла. 

Быел Татарстанда 44 юл челтәре объектын «Куркынычсыз һәм сыйфатлы автомобиль юллары» илкүләм проекты буенча ремонтлаячаклар. Моның өчен 4,6 миллиард сумга якын акча каралган, шуның 2,1 миллиарды - федераль бюджеттан, дип хәбәр итә  ТР Транспорт һәм юл хуҗалыгы министрлыгы.
Казанда — 27, Чаллыда — 15, Түбән Камада ике объект төзекләндереләчәк, эшләрне башкаруга дәүләт килешүләре төзелгән.
Республикада әлеге проект  2019 елдан гамәлгә ашырыла.  
Аның төп бурычы –  тиешле нормативларга туры килә торган юлларның өлешен арттыру. 
2019 елда Татарстанда россиякүләм проект буенча гомуми озынлыгы 205,8 чакрым тәшкил иткән 173 юл объекты норматив хәлгә китерелгән.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев