2019 елда безне нинди яллар көтә?
Май бәйрәмнәрендә азнакайлылар 9 көн ял итәчәк.
1 майдан 5 майга кадәр ял итәчәкбез.
1 май – ял көне, 5 гыйнварның ялы 2 майга, 6 сыныкы 3 майга күчү сәбәпле, 2 һәм 3 майда – шулай ук ял итәчәкбез. 9 майда безне 4 көн ял көтә – 9ыннан 12сенә кадәр. 10 майда исә 23 февраль өчен ял итәбез. 8 май көнне эш сәгате бер сәгатькә кыскара.
Ураза бәйрәме 4 июньгә туры килә.
12 июньдә шулай ук бер генә көн ял көтә . 30 август – Республика көнендә – ял итәбез. 29 августта эш көне бер сәгатькә кыскара.
Халыклар бердәмлеге көнендә өч көн ял булачак. 2 ноябрь, 3 ноябрь һәм 4 ноябрь.
6 ноябрь –Татарстан Республикасы Конституциясе көнендә шулай ук ял итәбез.
Фото https://pixabay.com
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!
Нет комментариев