Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

19 август – Ураза гаете

Әссәләмү галәйкүм үә рәхмәтуллахи үә бәрәкәтүһ, хөрмәтле азнакайлылар, мөхтәрәм мөселман кардәшләр! Азнакай муниципаль районы Советы һәм башкарма комитеты исеменнән сезне зарыгып көтеп алган мөкатдәс Ураза гаете белән чын күңелдән котлыйм. Һәр мөселман аны шатланып, шөкер итеп каршылый. Бу бәйрәм динебезнең ныгый баруы, рухи үрләргә, җан тынычлыгына ирешү сөенечен дә алып...

Әссәләмү галәйкүм үә рәхмәтуллахи үә бәрәкәтүһ, хөрмәтле азнакайлылар, мөхтәрәм мөселман кардәшләр!

Азнакай муниципаль районы Советы һәм башкарма комитеты исеменнән сезне зарыгып көтеп алган мөкатдәс Ураза гаете белән чын күңелдән котлыйм.
Һәр мөселман аны шатланып, шөкер итеп каршылый. Бу бәйрәм динебезнең ныгый баруы, рухи үрләргә, җан тынычлыгына ирешү сөенечен дә алып килә. Рамазан аенда без уй-ниятләребезне Аллаһның мәрхәмәтен яулауга, бер-беребезгә рәхим-шәфкать күрсәтүгә һәм игелек кылуга юнәлттек. Якыннарыбыз турында кайгыртып, мохтаҗларга ярдәм итеп, мәхәббәт, игелек һәм киң күңеллелек чагылышы булган әлеге күркәм омтылышларны йөрәгебез түрендә һәрчак саклыйк.
Ислам диненең үсеше өчен Азнакай җирлегендә барлык шартлар тудырылган. Бүгенге көндә районыбызда 39 мәчет, шулай ук башлангыч мәдрәсәләр эшләп килә. Һәр җәй балалар өчен дини лагерь оештырыла. Тукай микрорайонында Зәңгәр мәчет каршында яңа мәдрәсә төзелә. Аның инициаторы - эшмәкәр Руслан Шакиров. Мәдрәсәнең стеналары салынган, хәзер эчке эшләр бара. Түбәне ябып, инженерлык челтәрен үткәрергә кирәк. Төзелеш оешмалары вәкилләре белән объектны тапшыру вакыты итеп 15 октябрь билгеләнде.
Һәр Рамазан аенда мохтаҗларга фитыр сәдакасы таратыла, ел дәвамында ярдәм күрсәтелә. Мөхтәсибәтебез балалар һәм яшүсмерләр өчен "Наз" социаль приюты белән элемтәне өзми, быел онкология белән чирләгән балалар өчен республикабыз мөфтияте уздырган хәйрия марафонында азнакай мөселманнары актив катнашты. Әлеге изге эшләрне оештыруда районыбыз имам-мөхтәсибе Әмирҗан хәзрәт Якупов күп көч куя. Мөселманнар һәрчак рухи чисталыкка, җан пакълегенә, иман ныклыгына омтыла, гамәлләрнең мәгънәсен аңлап, якты киләчәккә өмет уята.
Ураза гаетендә Аллаһы Тәгалә күңелләребезгә йомшаклык, иман һәм мәрхәмәт нуры өстәсен, һәркайсыбызга җан тынычлыгы, шатлык һәм бәрәкәт бүләк итсен. Йортларыбызга байлык-муллык, әти-әниләргә түземлелек, балаларга шәфкатьлелек, барчабызга сәламәтлек насыйп әйләсен.
Марсель Шәйдуллин, Азнакай муниципаль районы башлыгы вазифаларын башкаручы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев