Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

19 апрельдә Азнакай муниципаль районы авыл берәмлекләрендә үзара салым буенча референдумнар узачак

Мәгълүм булганча, 19 апрельдә Азнакай муниципаль районы авыл берәмлекләрендә үзара салым буенча референдумнар узачак. Хөкүмәтнең 2013 елда дөнья күргән үзара салым туплау турында карары узган елдан гамәлгә кереп, аның нигезендә муниципаль район берәмлекләрендә халыкның салым җыюга ризалыгын алу - референдумнар үтеп, бергәләп киңәшеп, аның суммасы билгеләнде, кичекмәстән башкарыласы эшләр барланды....

Мәгълүм булганча, 19 апрельдә Азнакай муниципаль районы авыл берәмлекләрендә үзара салым буенча референдумнар узачак.

Хөкүмәтнең 2013 елда дөнья күргән үзара салым туплау турында карары узган елдан гамәлгә кереп, аның нигезендә муниципаль район берәмлекләрендә халыкның салым җыюга ризалыгын алу - референдумнар үтеп, бергәләп киңәшеп, аның суммасы билгеләнде, кичекмәстән башкарыласы эшләр барланды. Күпчелек авыл биләмәләрендә алар тормышка да ашырыла башлады. Әйтик, бу юнәлештә Тымытык авыл биләмәсендә нинди чаралар үткән, быелга ниләр планлаштырыла? Әнә шул конкрет сорау белән биләмә башлыгы Айрат Фазлыевка мөрәҗәгать итеп, халыкның нинди фикердә булуы хакында сөйләвен сорадык.

-Әлбәттә, үзара салым турында карар халыкка ныклап аңлатылып, аның ризалыгы белән тормышка ашырыла. Ул узган ел матур гына башланып китте. Үзегез беләсез, безнең биләмәдә халык күп яши, оешма-учреждениеләр дә байтак. Һәр хезмәт коллективында булып, халык җыеннары оештырып, мәсьәләне тәфсилләп аңлаттык. Халык бер дә каршы түгел, барсының да юлларны да тигез итеп, авылны да матур итеп, зиаратларны да төзек, пөхтә итеп күрәсе килә. Яңа елга кадәр 225 мең сум акча җыелды. Мәгълүм булганча, аның һәр сумына дәүләт дүртәр сум өсти, нәтиҗәдә бу сумма 900 мең сумга җитте, ә инде калганы быелгы ел башы белән, 45 мең сум җыелды, аңа дәүләттән өстәмә икенче кварталда күчәчәк. Узган ел бер зиратны бераз чистарттык, олы агачларын кистек, икенчесен киңәйттек.

Әлбәттә, авыллар эчендәге юлларны да төзекләндерү кирәк. Узган ел вакташ түшәдек. Сүз дә юк, юлларны каты түшәмәле итү бүгенге көндә зур чыгымнар сорый торган, кыйммәтле эш. Аны бу акчага гына башкарып чыгып булмый.

Үзара салымның быелга күләме шул ук - инвалидлардан кала, 18 яше тулган һәркемгә 200әр сум күләмендә кала. Референдумда халык үз фикерен әйтер. Күпчелек зиратны төзекләндерү, яңарту ягында. Ансын инде халык җыенда хәл итәр. Әлегә кадәр зиратларны төзекләндерү максатында фонд та оештырып караган идек, әмма ул барып чыкмады, әле дә ярый менә үзара салым турында бик вакытлы карар чыгарылды. Дәүләт үзе: менә сезгә мөмкинлек, кем никадәр булдыра ала, өлешләп бүлеп алыгыз, дип өстәмә ярдәм тәкъдим итеп торганда, ник файдаланмаска? Моны хәзер барсы да яхшы аңлады. Быел да референдумга 3 авыл халкы да бердәм килер, үз тавышын бирер, теләкләрен җиткерер, дип уйлыйм.

Назирә Садриева, пенсионер:

-Авылдагы Свердлов урамының яртысы бик начар хәлдә. Язын-көзен көч-хәл белән үтеп йөрибез. Аны рәтләү кирәк. Күктәкә яклап авыл башындагы зират та ташландык хәлдә. Агач, чүп-чар баскан. Якыннарыбыз безгә рәнҗеп ятадыр төсле. Болар өчен барыбыз да акча җыярга әзер, хөкүмәт тә өстәгәч, бигрәк тә яхшы. Без риза гына.

Шулай җәмәгать, һәр авылның хәл итәсе үз мәсьәләсе. Барсы да үзебез өчен кирәк. Димәк, кемдер килеп эшләп бирер, дип ятмаска, үзкертем хисабына, дәүләт ярдәменә таянып хәл итәргә. Авылның киләчәктәге яшәеше үзебезнең кулда!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 19 апрельдә Азнакай муниципаль районы авыл берәмлекләрендә үзара салым буенча референдумнар узачак