Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

14:30 сәгатькә Азнакай халкының 59,48 проценты тавыш биргән

Азнакайлылар Россия Президентын сайлауларда активлык белән аерылып торалар. (Азнакай, 18 март, Таңсылу Саниева) Район территориаль сайлау комиссиясеннән алынган мәгълүматларга караганда, 14.30 сәгатькә азнакайлыларның 59,48 проценты үз тавышын биреп өлгергән. 517нче сайлау участогында Хәсәнов, Солтангалиев урамнарында урнашкан 10 күпфатирлы йортта яшәүче 10 күпфатирлы йортта яшәүче 1295 кеше тавыш бирә. - Сайлау...

Азнакайлылар Россия Президентын сайлауларда активлык белән аерылып торалар.

(Азнакай, 18 март, Таңсылу Саниева) Район территориаль сайлау комиссиясеннән алынган мәгълүматларга караганда, 14.30 сәгатькә азнакайлыларның 59,48 проценты үз тавышын биреп өлгергән.
517нче сайлау участогында Хәсәнов, Солтангалиев урамнарында урнашкан 10 күпфатирлы йортта яшәүче 10 күпфатирлы йортта яшәүче 1295 кеше тавыш бирә.

- Сайлау участогы ачылу белән кешеләр бер-бер артлы килә башладылар. Сайлаучыларның дә кәефе күтәренке, азнакайлылар бу көнне чын бәйрәм итеп кабул итәләр. 27 кеше сайлауларда беренче мәртәбә катнаша. Аларның һәрберсенә истәлек бүләкләре әзерләдек, - ди сайлау участогы рәисе Фәнис Ахунҗанов.

Сайлауга килүчеләрнең күбесе гаиләләре белән киләләр. Шундыйлар арасында 55 ел пар канат булып яшәүче Гөлсирин апа белән Яшәр абый Галеевлар да бар.

- Инде өлкән яшьтә булсак та, бер генә сайлаудан да читтә калган юк. Быелгы сайлау аеруча җаваплы, чөнки без киләсе елларга ил башлыгын сайлыйбыз. Һәркем киләчәгенең үз кулында икәнен аңларга тиеш, - ди Гөлсирин апа.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 14:30 сәгатькә Азнакай халкының 59,48 проценты тавыш биргән