Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

14 сентябрь көнне Азнакай халкы сайлауларга барачак

14 сентябрь көнне бишенче чакырылыш ТР Дәүләт Советына сайлаулар үтә. Азнакайлылар сайлауларда тавыш бирергә әзерме? Шәһәрдәшләребездән шул хакта кызыксындык. Илдар Низамов, нефтьче: - Азнакай җирлегендә урнашса да, безнең предприятиенең эш объектлары илнең төрле почмакларында. Вахта ысулы белән эшләгәнлектән, миңа 13 сентябрьдә чит өлкәгә чыгып китәсе, шуңа да алдан ук сайлап...

14 сентябрь көнне бишенче чакырылыш ТР Дәүләт Советына сайлаулар үтә. Азнакайлылар сайлауларда тавыш бирергә әзерме? Шәһәрдәшләребездән шул хакта кызыксындык.

Илдар Низамов, нефтьче:

- Азнакай җирлегендә урнашса да, безнең предприятиенең эш объектлары илнең төрле почмакларында. Вахта ысулы белән эшләгәнлектән, миңа 13 сентябрьдә чит өлкәгә чыгып китәсе, шуңа да алдан ук сайлап куйдым. Әле дә ярый шундый мөмкинлек тудырганнар, бу хакта сайлаучыларга язма рәвештә хәбәр итүләре дә бик ошады. Язуны кулга алгач, үземә уңайлы вакытта үз участогыбызга барып тавыш биреп тә килдем. Без Оренбург, Саратов якларына эшкә йөрибез, андагы тормышларны күрәбез дә, безнең Татарстанда оҗмах икән, дип кайтабыз.


Ландыш Шәрәфиева, район-шәһәр мәдәният йорты директоры, җырчы-композитор:

- Үз туган җиремдә, үз телемдә сөйләшә һәм иҗат итә алуым белән бәхетлемен. Гастрольләр белән төрле өлкәләрдә йөрергә туры килә. Татарстаныбыз өчен зур бер горурлык кичереп, ашкынып-сагынып кайтабыз Азнакаебызга. Без нефть төбәгендә яшәвебез белән дә мең бәхетле, бар җиребез төзек, матур, халык өчен уңайлыклар елдан-ел арта. Мәдәният өлкәсенә дә игътибар зур бездә. 14 сентябрьдә һәр азнакайлы үз гражданлык бурычын үтәр дип ышанам, чөнки бу җирдә безгә яшисе. Аның язмышы - безнең кулларда һәм киләчәген дә үзебез билгелибез.


Мөнир Мәүлитов, авыл хуҗалыгы хезмәткәре:

- Алтын бөртекләрдән сыгылып утырган башакларга карыйм да, сөенеп туя алмыйм. Азнакай узган ел да республикада иң күп икмәк үстерде, уңыш та иң югары булды, быел да алдынгылыкны бирми. Соңгы елларда авыл хуҗалыгында уңай якка бик зур үзгәрешләр бара. Якшәмбе көнне сайлауга һичшиксез барачакмын.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 14 сентябрь көнне Азнакай халкы сайлауларга барачак