Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

13 ел эчендә Азнакайда янгын очраклары 78 дән 42 гә кадәр кимегән

1927 елның 18 июлендә Россиядә янгыннарны кисәтү буенча хезмәт оешкан була. Бүгенге көндә ул Федераль Дәүләт янгын күзәтчелеге хезмәте дип атала. Һөнәри бәйрәмнәре уңаеннан без Азнакай муниципаль районы күзәтчелек бүлеге җитәкчесе, эчке хезмәт полковнигы Рәфис Зарипов белән әңгәмә кодык. - Рәфис Фәварисович, район янгын инспекторларының эше нидән гыйбәрәт? - Азнакай...

1927 елның 18 июлендә Россиядә янгыннарны кисәтү буенча хезмәт оешкан була. Бүгенге көндә ул Федераль Дәүләт янгын күзәтчелеге хезмәте дип атала. Һөнәри бәйрәмнәре уңаеннан без Азнакай муниципаль районы күзәтчелек бүлеге җитәкчесе, эчке хезмәт полковнигы Рәфис Зарипов белән әңгәмә кодык.

- Рәфис Фәварисович, район янгын инспекторларының эше нидән гыйбәрәт?

- Азнакай муниципаль районында 7 инспектор хезмәт күрсәтә, ә халык саны 63 500не тәшкил итә. Димәк, бер инспекторга 9 мең кеше туры килә, ә бүлеккә - 700 дән артык төрле объектлар. Инспекторларга йөкләнгән хезмәт гаять зур, алар янгын куркынычсызлыгы буенча объектларның норматив таләпләргә туры килүен генә түгел, гражданлык оборонасы саклыгын һәм башка күп нәрсәләрне тикшерәләр. Инспекторларның вазифаларына шулай ук янгыннар буенча сорау алу, агитация һәм пропаганда, район, шәһәр, оешма җитәкчеләре, халык, хокук органнары, массакүләм мәгълүмат чаралары белән эш, бәйрәмнәрдә кизү тору керә.

- Шәһәребез объектларында планлы тикшерүләр дә, планнан тыш та уздырыла...

- Планлы тикшерүләр нәтиҗәсендә боерык һәм акт төзелә. Документларның бер экземпляры җитәкчегә тапшырыла. Бу документларда оешманың шәхси янгын куркынычсызлыгы режимы аңлатылып язылган. Шулай ук янгын чыккан очракта хезмәткәрләрнең үз-үзен тотуларына төгәллекләр кертелә, инструктаж, укулар узуның тәртибе һәм вакыты, фәрман нигезезендә янгын куркынычсызлыгы буенча җаваплы затлар билгеләнә. Эвакуация юлларының ачык булуына аеруча игътибар бирелә: коридор, люк, кичү, чиктәш секцияләргә күчү, тышта урнашкан эвакуация баскычларына юллар капланмаган булырга тиеш. Шулай ук аларны эвакуация схемалары төшерелгән, янгын саклыгы хезмәте телефоннары язылган такталар булуы да мәслихәт. Халык күп җыела торган объектларда эвакуация яисә гадәттән тыш хәл вакытында хезмәткәрләрнең үз-үзен тоту күнекмәләре тикшерелә. Планнан тыш тикшерү боерыкта билгеләнгән вакыт узгач оештырыла. Контроль тикшерү вакытында инспектор таләпләрнең үтәлешен билгели.

- Учреждениенең эшчәнлек нәтиҗәләре белән дә таныштырып үтсәгез иде?

- Инспекторлар эшчәнлегенең төп күрсәткече - булмый калган янгыннар. 2001-2014 еллар арасында шәһәрдәге янгын очраклары 78 дән 42 гә кадәр, янгыннарда һәлак булучылар саны 8 тапкырга кимеде. Беренче карашка дәүләт инспекторлының эше күренми кебек. Алар хакында "янгын белән күзгә-күз очрашып, батырларча аны сүндерде" дип газеталарда да язмыйлар, кинофильмнар да төшермиләр. Чынлыкта исә, төтен белән капланмаган аяз күк йөзе - аларның эш нәтиҗәсе.

Әңгәмәдәш Айгөл ШӘРИПОВА

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 13 ел эчендә Азнакайда янгын очраклары 78 дән 42 гә кадәр кимегән