Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

1 Май – Яз һәм хезмәт бәйрәме белән!

Хөрмәтле райондашлар!

Сезне ихлас күңелдән Яз һәм Хезмәт бәйрәме белән тәбрик итәм! Беренче май – ул язгы яңарыш һәм фидакарь хезмәтебезгә лаеклы хөрмәт-ихтирам бәйрәме.

Ул төрле буын вәкилләренең күңеленә якын, шуңа күрә аны халык бәйрәме дип санарга була. Хезмәт сөючәнлек, игелеклелек, үзара ярдәмчел булу – районның һәр кешесенә хас сыйфатлар. Бүген дә якташларыбыз тырыш һәм намуслы хезмәтләре белән район һәм Татарстанның социаль вәзгыятенә зур өлеш кертә. Азнакай җире — данлыклы хезмәт традицияләрен, кече ватаннарының чәчәк атуына бөтен көчләрен бирүчеләрне хөрмәтләү ягы. Үз куллары белән районыбыз иминлеген тәэмин итүчеләрнең барысына да бик зур рәхмәт.

Дөньядагы катлаулы хәлләргә карамастан, бу бәйрәм көнендә барыгызга да күтәренке кәеф телим! Сезгә һәм якыннарыгызга хезмәт уңышлары, яхшы үзгәрешләр насыйп булсын. Язгы кояш нурлары күңелләрегезгә яктылык иңдерсен, шәфкатьлелек, мәхәббәт кебек изге хисләр уятсын. Бәйрәмне гаилә һәм якыннар янәшәсендә үткәрегез, өйдә калыгыз!

Яз һәм Хезмәт бәйрәме белән! 1 Май белән!

Марсель Шәйдуллин, Азнакай муниципаль районы башлыгы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев