Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ЮЛ ХӘРӘКӘТЕ ИМИНЛЕГЕ

Уразай авылында җәяүлеләргә яктылык кайтаргыч элементлар бүләк иттеләр

Агымдагы елда безнең район территориясендә җәяүлеләрне таптатуның сигез очрагы теркәлде. Һәлакәтләрдә өч кеше тән җәрәхәтләре алган.

Статистика мәгълүматларына караганда, көзге чорда хәлләр тагын да кискенләшә. 

- Караңгы иртә төшә, юлларда бәла-каза куркынычы да бермә-бер арта. Шуңа күрә җәяүлеләребез, балалар кичләрен юлга чыкканда киемнәренә яктылык кайтаргыч элементлар таксын иде, - ди район ЮХИДИ бүлеге җитәкчесе Александр Лаврентьев. 

Белгечләр шундый мәгълүмат бирә – яктылык кайтаргыч элементлардан файдалану җәяүлене таптату куркынычын 65 процентка киметә. Алар махсус материалдан ясала һәм яктылык нурын кире чагылдыра. Нәтиҗәдә машина йөртүче җәяүлене ерактан ук күреп өлгерә.

Уразай авылында узган профилактик чарада моңа аеруча игътибар бирелде. Район юл хәрәкәте хәвефсезлеге комиссиясе секретаре Фәнүс Ахунҗанов балалар һәм өлкәннәрне юл кагыйдәләрен үтәргә, игътибарлы һәм сак булырга чакырды. Соңыннан алар авыл җирлеге башлыгы Алсу Шәрифуллина, район ирекле халык дружинасы җитәкчесе Айрат Батыров һәм ЮИД әгъзалары белән уразайлыларга яктылык кайтаргыч элементлар бүләк иттеләр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев