Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
ЮЛ ХӘРӘКӘТЕ ИМИНЛЕГЕ

Юл йөрү кагыйдәләрен төгәл үтәгез

Минниханова Наилә, Усманова Айсылу, «Светофор» ЮИД отряды яшь хәбәрчеләре.

Без, 4 нче сыйныф укучылары, Урсай урта гомуми белем бирү мәктәбендә белем алабыз. Мәктәбебездә «Яшь юл хәрәкте инспекторлары» отряды эшли.

Отрядның максаты – балаларга һәм яшүсмерләргә юл хәрәкәте кагыйдәләрен өйрәтү һәм аларны бозуны кисәтү. Без сыйныфташларыбыз белән ел дәвамында төрле уеннар, викториналар, акцияләр үткәрәбез. Күптән түгел «Шоферга хат» акциясен уздырдык,  шофёрларга юл йөрү кагыйдәләрен үтәүнең мөһимлеген искә төшердек, җәяүлеләргә карата аеруча игътибарлы, сак булуларын сорадык, аларга хатлар тараттык.

6 мартта бөтен ил буенча яшь юл хәрәкәте инспекторлары отрядлары туган көнен билгеләп үттеләр. Без дә Азнакай шәһәренен Балалар иҗат үзәгендә үткән слётта катнаштык. «Дорога жизни»  исеме белән слет Җиңүнең 80-еллыгына, Ленинград блокадасына багышланып уздырылды. Слетта без Ленинград блокадасы вакытында Ладога күле аша нинди авырлыклар белән шоферлар, регулировщикларның батырларча хезмәте белән таныштык, аларның рухи ныклыгына, бердәмлегенә сокланып горурланып утырдык. Бөек Җиңүнең никадәр югалтулар, авырлыклар аша килүенә тагын беркат инандык!

ЮИДның туган көне уңаеннан 1, 3нче сыйныфлар өчен мәктәбебездә «Юл кагыйдәләре һәркемгә тиешле» дигән чара уздырдык. Юлларда игътибарлы булырга, юл кагыйдәләрен бозмаска, аларны үтәргә кирәклеге турында искәрттек.

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев