29 август көнне район ЮХИДИ бүлеге инспекторлары Ямашев урамы “ЗИЛ”машинасында хәрәкәт иткән Янусны туктата.
Машина белән идарә итүгә хокукы да булмаган ир-ат, җитмәсә, спиртлы эчемлекләр кулланган була. Аңа карата хокук сакчылары беркетмә төзиләр. Әлеге эшкә соңгы ноктаны җәмәгать судьясы куя: ул 10 тәүлеккә кулга алына.
Шундый ук икенче очрак 30 августта да кабатлана. Юл-патруль хезмәте инспекторлары Әгер авылында Равиловны туктата. Ул шулай ук исерек килеш руль артына утыра, “правасы” булмый. Спиртлы эчемлекләр кулланган машина йөртүчегә карата беркетмә төзелә. Бу көннәрдә ир-егеткә карата суд хөкеме дә чыгарылды. Ул административ хокук бозуда гаепле дип табылып, 10 тәүлек административ кулга алуга дучар булды.
Район юл хәрәкәте хәвефсезлеге комиссиясе материаллары буенча.
Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!
Нет комментариев