Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
ЮЛ ХӘРӘКӘТЕ ИМИНЛЕГЕ

Исерек шофердан куркыныч яный

Быелның 2-20 октябрь көннәрендә генә дә җирлегебездә 20 дән артык исерек машина йөртүче тоткарланып, тиешле җәзасын алган.

Әле дә ил иминлеге сакчылары аларны вакытында туктатып калган. Югыйсә, ниләр булып бетмәс иде, ни дисәң дә, исерек машина йөртүчеләр еш кына аварияләрнең сәбәпчесе булып тора.

Мукаев А. ны юл иминлеге сакчылары шәһәребезнең Ленин урамында тоткарлыйлар. Йөртү хокукы булмаган килеш, җитмәсә, эчкән хәлдә ул машинага утыра. Иҗтимагый судья барлык материалларны карап, аны РФ КоАПның 12.8 маддәсе, 3 нче өлеше буенча административ хокук бозуда гаепле дип таба һәм 10 тәүлеккә арест җәзасы билгели. Әгерҗе авылына җитәрәк Муллаева Г. йөрткән машинаны да шулай шикләнеп туктаталар. Ул спиртлы эчемлек кулланып руль артына утыруын инкяр итми. Нәтиҗәдә 30 мең сум штрафка тартыла һәм ел ярымга йөртү хокукыннан мәхрүм ителә.

Шәһәрнең Ленин урамында тоткарланган Восконян С. та исерек хәлдә булуын таный һәм юл сагы инспекторлары төзегән беркетмә белән ризалашып, карар чыгаруны суд карамагына калдыра. Гаебен аңлап, ул 30 мең сум штраф һәм ел ярымга машина йөртү хокукыннан мәхрүм ителү белән тулысынча килешә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев