Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
ЮЛ ХӘРӘКӘТЕ ИМИНЛЕГЕ

Исерек килеш руль артына утырган азнакайлыларны машина йөртү хокукыннан мәхрүм иттеләр

Узган атнада җәмәгать судьялары исерек хәлдә транспорт чарасы белән идарә итүчеләргә карата кузгатылган административ эшләрне карадылар.

Эчкән килеш машина белән идарә иткән Р.Әхмәтшин Дәүләт автоинпециясенең район бүлекчәсе инспекторлары тарафыннан иртәнге якта Стәрле – Күктәкә юлында тоткарлана. Алкотестер ярдәмендә тикшерү вакытында ул өреп чыгарган бер литр һавада 1,256 мг этил спирты парлары булу ачыкланган.

26 декабрьдә декабрьдә кичке якта Шәйхетдинов урамында тукталыган машина руле артында утыручы А.Шәйдуллина да исерек хәлдә була.

Спиртлы эчемлекләр кулланган килеш транспорт белән идарә итеп, юл иминлегенә куркыныч тудырган ике шофер да 30 мең сум штрафка тартылып, ел ярымга машина йөртү хокукыннан мәхрүм ителделәр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев