Игътибар, яңа бәйге!
ЮЛ ХӘРӘКӘТЕ ИМИНЛЕГЕ

Игътибар, яңа бәйге!

Юллардагы хәвефсезлек – һәрберебез өчен мөһим.

Шуны истә тотып, без “Мин –кечкенә, әмма төп пассажир!”  бәйгесен игълан итәбез.

Анда катнашу шартлары гади: бала белән машинада махсус утыргычлар куллануның мөһимлеге турында видео (2 минуттан артмаска тиеш)  яздырып, аны 21 июньгә кадәр тизрәк безгә юллагыз.

Видеороликларны ватсапка да (8-917-921-26-08), azmayak@mail.ru электрон адресына да җибәрә аласыз.

Жюри әгъзалары тарафыннан иң яхшы һәм оригиналь дип табылган видео авторларын саллы бүләкләр көтә!

Бәйгегә нәтиҗә 22  июньдә ясалачак.

Уңышлар телибез!

 

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Нет комментариев