Соңгы араларда көннәрнең җылы торуы сәбәпле, Ык елгасында су күләме дә күзгә күренеп арта.

Куркынычсызлыкны тәэмин итү максатында, гадәттән тыш хәлләр буенча район комиссиясе карары нигезендә Бакалы районы белән Азнакай районын тоташтыручы Тымытык күперендә хәрәкәт чикләнде. Күпергә керү урыннары ике яктан да капланган. Игътибарлы һәм сак булыйк!
Нет комментариев