Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ЮЛ ХӘРӘКӘТЕ ИМИНЛЕГЕ

Азнакайда яшәүче Хәмидуллиннар гаиләсенә балалар креслосы бүләк иттеләр

Күптән түгел Азнакай районы буенча ЮХИДИ бүлеге начальнигы Александр Лаврентьев биредә инспектор булып эшләүче Ләйсән Хәмидуллинага балалар автокреслосын бүләк итте.

Ләйсәннең бирегә эшкә килүенә дә ун елдан артык вакыт үткән.

– Эшемне яратып, бар күңелемне биреп башкарам, шуңа аның авырлыгы бер дә сизелми, – ди инспектор.

Көн дәвамында аның кулыннан үткән бихисап сандагы документларның исәбе-саны юк. Шул арада бирегә килүчеләрнең сорау-мөрәҗәгатьләрен дә хәл итәргә өлгерә уңган хезмәткәр.

Тормыш иптәше Руслан белән алар ике бала үстерәләр. Уллары Ислам – техникум студенты, кызлары Лиана 6 нчы сыйныфта белем ала. Бүген Хәмидуллиннарның шатлыклы мизгелләр көткән вакыты, тиздән аларның өченче сабыйлары дөньяга аваз салачак.

– Бала - юл хәрәкәтендә катнашучылар арасында иң көчсезе һәм иң якланмаган өлеше дә әле ул. Шуңа аларның юллардагы иминлеге турында һәрберебез кайгыртырга һәм хәвефсезлекне тәэмин итәргә тиеш. Кечкенә пассажирлар өчен автокресло төп һәм иң нәтиҗәле саклау чарасы булып тора, – диде "Юл хәрәкәте хәвефсезлеге" учреждениесенең Азнакай районы буенча бүлек җитәкчесе Альмира Сәгъдәтуллина гаиләгә бүләк тапшырып.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев