Юллардагы иминлекнең машина йөртүче генә түгел, җәяүлеләргә дә бәйле булганын һәркем бик яхшы аңлый.
Хокук сакчылары караңгы чорда аеруча игътибарлы булырга чакыра.
– Караңгы төстәге кием кигән җәяүлеләрне машина йөртүчегә абайлавы бик кыен. Шуңа балалар да, өлкәннәр дә яктылык кайтаргыч элементлар таксыннар иде, – ди район ЮХИДИ бүлеге җитәкчесе Александр Лаврентьев.
Аварияләрдә һәлак булучыларны искә алу көне уңаеннан "Юл хәрәкәте хәвефсезлеге" учреждениесенең Азнакай районы буенча бүлек җитәкчесе Альмира Сәгъдәтуллина 4 нче лицейның ЮИД отряды белән берлектә профилактик чарага оештырды.
Алар җәяүлеләргә яктылык кайтаргыч элементлар турында сөйләп, һәркемне юл кагыйдәләрен үтәргә чакырдылар.
Нет комментариев