Рейд барышында тәрәзәләрен чамадан тыш каралтып йөргән 5 азнакайлыга штраф салынган.
Район буенча ЮХИДИ бүлеге тәрәзәләрен чамадан тыш каралтып йөрергә яратучыларны ачыклау буенча даими эш алып бара.
Кызганычка каршы, законны бозучылар, алгы һәм ике алгы ишек тәрәзәләре күренмәслек итеп караңгылатылган машиналарда җилдереп кеше язмышларын куркыныч астына куючылар да юк түгел...
- Чираттагы шундый рейд барышында 5 шофер административ җаваплылыкка тарттырылды, - ди район ЮХИДИ бүлеге начальнигы Александр Лаврентьев.
Нет комментариев