Азнакайда “Мобильник” операциясе бара.
Азнакайда 3 августтан "Мобильник" профилактик операциясе башланды. 31 августка кадәр дәвам итәчәк әлеге чара барышында район ЮХИДИ хезмәткәрләре транспорт хуҗаларының телефоннан файдалану белән бәйле кагыйдә бозуларына игътибар бирәчәкләр.
– Юл хәрәкәте кагыйдәләренең 2.7 пункты нигезендә транспорт белән идарә иткәндә машина йөртүчегә техник җайланма белән җиһазландырылмаган телефоннан файдалану тыела. Бу таләпләрне бозган өчен машина йөртүчегә 1500 сум административ штраф салына, – ди район ЮХИДИ инспекторы Альмир Габделхаков.
Фото: https://pixabay.com
Нет комментариев