Азнакай районында “Азнакаево ГИБДД” телеграм-каналы эшли. Бүген анда 76 азнакайлы теркәлгән.
“Әлеге канал исерек килеш автомомбиль белән идарә итүчеләр яки һәлакәт урынын калдырып китүчеләр хакында хәбәр итү өчен төзелгән” , – диелә каналда.
Аноним хәбәр бирү өчен @GIBDDAznakaevoBot ка язарга кирәк. андагы барлык мәгълүматлар да ЮХИДИ инспекторларына җиткерелә.
Телеграм-каналга кушылу өчен әлеге сылтама аша үтегез: https://t.me/gibddaznakaevo
Нет комментариев