Азнакайда исерек машина йөртүче авария ясаган
ЮЛ ХӘРӘКӘТЕ ИМИНЛЕГЕ

Азнакайда исерек машина йөртүче авария ясаган

Авария нәтиҗәсендә каза күргән "Гранта" пассажиры Әлмәт шәһәре сырхауханәсенә җибәрелә.

Район ЮХИДИ бүлегеннән хәбәр итүләренчә, кичә кичке якта Гагарин урамы буйлап хәрәкәт итүче "ВАЗ-2109" машинасы каршы яктан килгән "Гранта" автомобиле белән бәрелешә. Исереклек билгеләре булган шофер медицина тикшерүеннән баш тарта.


Нет комментариев