Районда “Көзге каникуллар” ункөнлеге кысаларында “Җәяүле” профилактик чаразы узды.
Быел район юлларында җәяүлеләр катнашында сигез юл-транспорт һәлакәте теркәлгән. Аларда өч кеше тән җәрәхәтләре алган. Балаларны кечкенәдән юл йөрү кагыйдәләрен төгәл үтәргә чакыру ниятеннән җирлегебездә профилактика чаралыр уздырылып тора. Аның чираттагысында 1нче мәктәпнең ЮИД төркеме, укытучылар да катнашты. Укучыларга "Юл хәрәкәте хәвефсезлеге" учреждениесенең Азнакай районы буенча бүлек җитәкчесе Альмира Сәгъдәтуллина яктылык кайтаргыч элементлар турында сөйләде. Соңыннан алар үзләре дә җәяүлеләргә белешмәләр тараттылар.
Нет комментариев