Кичә Азнакай – Актүбә юлында булган коточкыч авария ике яшь гомерне кыйды.
Район ЮХИДИ бүлеге мәгълүматлары буенча, 30 июнь көнне 00.55 сәгатьтә Азнакайга таба хәрәкәт итүче “Лада Приора” машинасы шоферы Каменка авылы тирәсендә хәвефсез тизлекне сакламый һәм идарәне югалтып, каршы полосага чыга һәм “ВАЗ 2112” автомобиле белән бәрелешә.
Авариядә “Лада Приора”ның – 22 һәм “ВАЗ”ның 28 яшьлек шоферлары урында ук һәлак була. Аларның икесе дә иминлек каешын эләктермәгән.
“ВАЗ 2112” автомобиленең ике пассажиры шулай ук авыр тән җәрәхәтләре алган.
Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!
Нет комментариев