Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ЮЛ ХӘРӘКӘТЕ ИМИНЛЕГЕ

Азнакай ЮХИДИ бүлеге кайсы машиналарга техник тикшерү кирәк булуы турында аңлатты

Узган елның 30 декабреннән транспортны техник тикшерү турында Федераль законга төзәтмәләр үз көченә керде.

Район ЮХИДИ бүлегенең техник транспортларны теркәү бүлеге җитәкчесе Илнар Гыймаев белдерүенчә,  законда техник тикшерү узарга тиешле транспорт чараларының аерым категорияләре билгеләнгән.

Закон нигезендә, шәхси затларның автомобильләре һәм мототранспорт бары тик шәхси ихтыяҗлар өчен генә кулланылса, техник тикшерү кирәк булмаячак. Эш автомобильләре һәм такси машиналарының мәҗбүри рәвештә диагностик картасы булырга тиеш. Техник тикшерүнең ешлыгы автомобилҗнең чыгу елына һәм аны эксплуатацияләү максатларына бәйле.

10 елдан озаграк йөргән машиналар ел саен техник диагностика узарга тиеш. 5 елдан артык йөрмәгән такси һәм автобуслар исә елына бер, 5 елдан күбрәк йөргән техника ярты елга бер тапкыр тикшереләчәк.

Законда автомобилҗләрне теркәүдә дә үзгәрешләр каралган.  ЮХИДИдә автомобильне теркәү вакытында 4 елдан “өлкәнрәк”  машиналарга диагностик карта кирәк. Машина хуҗасы автомобиль конструкциясенә үзгәрешләр керткән очракта, техосмотр, машинаның яшенә карамастан, һичшиксез булырга тиеш.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев