Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ЮЛ ХӘРӘКӘТЕ ИМИНЛЕГЕ

Азнакайлыларны каршы як юлга ашыгып чыкмаска чакыралар

ЮХИДИ хезмәктәрләре бу көннәрдә каршы як полосага чыгу нәтиҗәсендә килеп чыккан аварияләрне булдырмый калу максатында профилактик чаралар уздыра.

– Иң күп юл-транспорт һәлакәте каршы як полосага чыгу нәтиҗәсендә килеп чыга, – ди район ЮХИДИ бүлеге җитәкчесе Ренат Гайнетдинов.

Агымдагы елда республикада әлеге кагыйдәләрне санга сукмау нәтиҗәсендә 252  авария теркәлгән, аларда 81 кеше һәлак булган, 428е төрле тән җәрәхәтләре алган. Районыбыз юлларында мондый аварияләр саны икене тәшкил итә.

Юл йөрү кагыйдәсен бозып, каршы як полосага чыккан машина йөртүчеләр РФ Административ хокук бозулар кодексы нигезендә җаваплылыкка тартыла. Хокук бозучылар 6 айга кадәр машина йөртү таныклыгыннан колак кага ала. Район юлларында тиеш булмаган урында каршы як полосага чыгуның 41 очрагы ачыкланып, шоферларга беркетмә төзелгән.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев