Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ЮЛ ХӘРӘКӘТЕ ИМИНЛЕГЕ

Азнакайда «Кышкы каникуллар» профилактик чарасы уза

Каникул чорында балигъ булмаганнарның хәвефсезлеген тәэмин итү максаты белән район территориясендә 20 декабрьдән 8 гыйнварга кадәр «Кышкы каникуллар!» чарасы үтә.

Бу көннәрдә ЮХИДИ хезмәткәрләре профилактик акцияләр уздыра. Алар балигъ булмаган пассажирларны утыртып йөрүгә, машина йөртүчеләрнең өстенлекне җәяүлеләргә бирмәвенә кагылышлы юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозуны ачыклауга багышлана.

Агымдагы елның 11 аенда республика юлларында 418 юл-транспорт һәлакәте теркәлгән, аларда 16 бала һәлак булган һәм 437се төрле җәрәхәтләр алган.

Районда бу чорга 27 авариядә алты бала каза күргән, бер бала һәлак булган.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев