Азнакайда юл хәрәкәтенең яшь инспекторлары слетка җыелды
“Тормыш юлы” дип исемләнгән район чарасында 17 мәктәптән юл хәрәкәтенең 182 яшь инспекторы катнашты.
Шәһәр Балалар иҗаты үзәгендә уздырылган слет Бөек Җиңүнең 80 еллыгына һәм ЮИД отрядларының туган көненә багышланган иде.
Анда Дәүләт автоинспекциясенең район бүлеге, мәгариф идарәсе һәм юл хәрәкәте иминлеге буенча район комиссиясе вәкилләре дә катнаштылар.
Чараның исеме юкка гына “Тормыш юлы” дип аталмады, слет барышында укучылар блокадалы Ленинградтагы “тормыш юлы” турында тулы мәгълүмат алдылар. Бөек ватан сугышы елларында да машина йөртүчеләр, юл иминлеге сагында торучыларның хезмәте бик кирәкле булган һәм җаваплылардан саналган.
Җитәкчеләр үз чыгышларында ЮИДчыларга мөрәҗәгать итеп, юл хәрәкәте кагыйдәләрен белү һәм үтәүнең, башкаларны өйрәтүнең мөһимлеген билгеләп үттеләр, аларны үз илебезнең патриоты булырга һәм илебез хакына бары тик игелекле эшләр генә эшләргә өндәделәр.
Слет музыкаль номерлар, төрле чыгышлар, интерактив уеннар белән үрелеп барды.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!
Нет комментариев