Бүген Татарстан мәйданында юл-транспорт һәлакәтләре корбаннарын искә алуга багышланган митингта битараф булмаган һәркем: мәктәп укучылары, яшьләр, өлкәннәр катнашты.
Акциянең максаты: киң җәмәгатьчелекнең игътибарын юл хәрәкәте иминлеген тәэмин итүгә, юлдагы хокук бозуларны киметүгә, юл-транспорт кагыйдәләрен катгый саклауга һәм башка мөһим мәсьәләләргә юнәлдерү иде.
– Юл хәрәкәте иминлеге өчен һәммәбез дә җаваплы. Юл йөрү кагыйдәләрен төгәл үтәп кенә без юл-транспорт һәлакәтләрен булдырмауга ирешә алабыз. Машина йөртүчеләр дә, җәяүлеләр дә уяу, тирә-юньдәгеләргә игътибарлы булсак иде! – диде район башкарма комитетының эшләр белән идарәчесе Руслан Дәүләтшин.
Митингта юл-транспорт һәлакәтләрендә вафат булганнарны бер минут тынлык белән искә алдылар.
Нет комментариев