Азнакайда исерек шоферга суд карары чыгарылды
Шәһәребезнең 3 нче суд участогы җәмәгать судьясы административ хокук бозу турындагы чираттагы эшне карап, гаеплегә карата җәза карары чыгарды.
Р.Зәкиҗановны автоинспекторлар быелның 22 июлендә туктаталар. Исереклеккә тикшерү узудан баш тарткан шоферга административ хокук бозу турында беркетмә төзелә. Гаепләнүче суд утырышына да килеп тормый. Әмма моңа кадап кына бервакытта да җәза билгеләнми калмый. Юл иминлеге кагыйдәләрен бозган ир-атны җәмәгать судьясы 30 мең сум күләмендә административ штрафка тартты, ел ярымга таныклыгыннан мәхрүм итте.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!
Нет комментариев