Азнакайда исерек шоферга суд карары чыгарылды
Спиртлы эчемлекләр кулланып, машина руле артына утыруның ни дәрәҗәдә куркыныч булуы, моның нинди аяныч хәлләргә китерүе хакында күп тапкыр сөйләүгә карамастан, кайбер азнакайлылар һаман моңа бармак аша карый.
Аларны законнар да, саллы штрафлар да куркытмый...
А.Җәлитовны автоинпсекторлар иртәнге 3.00 сәгатьтә Оренбург шәһәре урамында туктаталар. Спиртлы эчемлекләр кулланып, автомобиль руле артына утырган ир-атка шундук административ хокук бозу турында беркетмә төзелә.
Узган атнада җәмәгать судьясы аның эше буенча суд карары чыгарды. Эшне карау йомгаклары буенча А.Җәлитов РФ Административ хокук бозулар турындагы кодексының 12.8 нчы маддәсенең беренче частенда каралган административ хокук бозуда гаепле дип табылды. 1 ел 6 айга транспорт чаралары белән идарә итүдән мәхрүм ителде һәм 30 мең сум штрафка тартылды.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!
Нет комментариев